Мәгариф, мәгърифәт
27 август , 04:41

Кайсыбер укучыларны мәктәптән куарга тәкъдим иткәннәр

Добавить в предпочтительные источники Google
Розалия Хисаева.Розалия Хисаева.
Фото:Розалия Хисаева.

Русия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет (СПЧ) башлыгы Валерий Фадеев педсоветка тәртибе буенча “неуд”ны төзәтмәгән хулиганнарны мәктәпләрдән чыгару хокукы бирергә тәкъдим итте.

“Әгәр хулиганлык кылучы укучы “икеле”сен төзәтми икән, аны мәктәптән куарга кирәк”, – дигән ул, һәм бу хокукка бары тик педсовет ия булуын әйткән, чөнки укытучылар төрле була.

Фадеев аңлатуынча, СПЧ шул рәвешле үсмер хулиганнар белән ничек эшләргә дигән мәсьәләне тикшергән.

Моңа кадәр билгеле булуынча, Русия мәктәпләрендә тәртипне бәяләү системасы яңа 2026-27  уку елында кертеләчәк. Ул өч төр –  өлгеле, рөхсәт ителгән һәм рөхсәт ителмәгән билгене күзаллаячак.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас