Мәгариф, мәгърифәт
25 Августа , 03:35

Р.Хәбиров укытучы һөнәренең абруен күтәрү турындагы указга кул куйды

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Кичә Уфада хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә педагогик эшчәнлекне үстерүгә юнәлдерелгән яңа Указга кул кую турында хәбәр итте.

"Бу нәкъ менә укытучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы. Мәсәлән, укытучылар беренче чиратта үз балаларын бакчаларга бирә алсын өчен. Яки булган барлык цифрлы ресурсларга тулы керү күздә тотыла. Бу квалификацияне даими күтәрү, яңадан әзерлек узу мөмкинлеге. Бу да аларның гарантияләре булырга тиеш. Минем указ Президент Указы үсешенә бара.

Укытучының миссиясе – изге, һәм без бу һөнәрнең хөрмәтен кайтарырга тиешбез. Минем әтием дә, әнием дә укытучылар иде. Минемчә, теләсә нинди нормаль кеше үз укытучысын яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш. Миңа бәхет елмайды, мин бүген үземнең ике  – физкультура һәм физика – укытучыма, үз мәктәбемнең уку-укыту бүлеге мөдиренә дәүләт бүләкләре тапшырдым. Күз алдына китерәсезме? Миңа менә инде ничә яшь, ә алар, Аллаһка шөкер, әле исән, сау-сәламәт, һәм алар үз миссияләрен әле шактый актив дәвам итәләр", – диде Радий Хәбиров узган атнада Ишембайда узган август педсоветының пленар утырышыннан соң.

Документта укытучы һөнәренең абруен күтәрү, республикада педагогларга ярдәм итү буенча күп кенә чаралар язылган. Шул исәптән яңа дәүләт бүләге – “Педагогик эшчәнлек өчен" медале булдырыла.

Төбәк җитәкчесе кушуы буенча, республика мәгариф министрлыгына түбәндәге бурычлар куелды:

  • укытучыларның барлык эшчәнлеге дәвамында һөнәри үсешен координацияләүне тәэмин итәргә;
  • “укытучы – укытучыга” принцибы буенча остазлык системасын төзү;
  • педагогларга электрон белем бирү ресурсларыннан түләүсез файдалану мөмкинлеген бирү;
  • алдынгы белгечләргә ярдәм итү һәм бүләкләү чаралары комплексын тормышка ашырырга.

Йөкләмәләрнең аерым блогы социомәдәни өлкәгә кагыла. Мәдәният министрлыгына укытучыларга айга бер тапкырдан да ким булмаган түләүсез музейларга йөрү хокукын тәэмин итү йөкләтелгән. Массакүләм мәгълүмат чараларында педагогик эшчәнлектә проектларны тормышка ашыруны яктыртуны оештырырга, республика педагогларының иң яхшы уку практикаларын күрсәтергә кирәк.

Муниципалитетлар педагогларның һәм тәрбиячеләрнең балаларына балалар бакчаларында чиратсыз урын бирергә, ә укытучыларның үзләренә айга бер тапкыр муниципаль музейларга бушлай йөрергә хокук бирергә тиеш. Һәр яшь белгечкә кимендә бер елга тәҗрибәле остаз беркетеләчәк, укытучыларны һөнәри үстерү өчен шартлар тудырылачак.

Моннан тыш, төбәк хөкүмәте ярты ел эчендә 2030 елга кадәр педагогларга ярдәм итү буенча “Юл картасы”н расларга тиеш.

"Мин бу указга кул куйдым, аны алга таба үстерүегезне сорыйм. Без министрлык белән эш дәвам итәчәк дип килештек”, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы шулай ук республиканың мәктәп мәгарифе өлкәсендәге зур уңышларын билгеләп үтте. РФ мәгариф министры урынбасары – статс-сәркатип Андрей Корнеев белән уртак эш нәтиҗәләре буенча республика тармакның агымдагы торышына югары бәя алды. Бу эш нәтиҗәләре мәктәп укучыларының казанышларында турыдан-туры чагыла: Башкортстан олимпиада эшчәнлеге буенча Русиянең иң яхшы төбәкләре бишлегенә керде.

"Балалар безгә зур уңышлар белән җавап бирә. Без олимпиада эшчәнлеге буенча иң яхшы төбәкләр бишлегенә кердек. Бу казаныш, бу уңыш, афәрин", – дип йомгаклады сүзен Радий Хәбиров.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас