

Вузара кампус – Башкортстанның Фән һәм дисциплинаара белем бирүне үстерү үзәге. Кампус әйдәп баручы университетларның, тикшеренү оешмаларының һәм индустриаль партнерларның тырышлыгын берләштерә, укыту, инновацияләр һәм эшкуарлык өчен экосистема булдыра.
Барлыкка килү тарихы
Дөнья дәрәҗәсендәге университет кампуслары челтәрен булдыру программасы бөтен ил буйлап 2021 елдан башлап Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча старт алды. “Фән һәм университетлар” милли проекты ярдәмендә бөтен Русия буенча шундый 17 студшәһәрчек проектлау һәм төзү башланды. 2030 елга кампуслар саны 25кә кадәр артачак, ә 2036 елга – 40ка кадәр. 2025 елдан заманча кампуслар челтәрен булдыру федераль проекты "Яшьләр һәм балалар” милли проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Уфадагы проект беренче сайлап алуда 8 җиңүченең берсе булды. Сайлап алу Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган критерийлар нигезендә үткәрелде. Проект ике чиратта БР Хөкүмәте һәм “Кампус” җәмгыяте арасында объектны финанслау, төзү һәм эксплуатацияләү турында 2022 елның 14 декабрендәге концессион килешү кысаларында тормышка ашырыла.
IQ-парк һәм Геном үзәге ачылды
Вузара кампус төзелешенең беренче чиратын – IQ-паркны – ачу тантанасы 2024 елның 1 февралендә үтте (комплексның мәйданы – 37,5 мең кв.м). Анда БРның биш терәк университеты: Уфа фән һәм технологияләр университеты, Башкорт дәүләт медицина университеты, Уфа дәүләт нефть техник университеты, Башкорт дәүләт аграр университеты, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты лабораторияләре, шулай ук индустриаль партнерлар офислары һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге урнашкан.
Вузара кампус төзелешенең икенче чиратының беренче объекты – Геном үзәге – 2025 елның 4 апрелендә ачылды. Бу генетиканы өйрәнү өчен тикшеренү мәйданчыклары белән интеграцияләнгән югары уку йортлары арасындагы кампусның фәнни-белем бирү комплексы. Биредә кеше, үсемлек һәм хайваннарның геном мәгълүматларын эшкәртү өчен РФ Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең интеллектуаль геномика үзәге, шулай ук югары квалификацияле IT-белгечләр чыгаруда махсуслашкан “Школа 21” цифрлы технологияләр мәктәбе урнашкан.
Уфа вузара кампусы проекты – 4,3 мең кешегә исәпләнгән торак бүлмәләре, укыту-фәнни комплексы, лабораторияләре, эшлекле зоналары, кибетләре, уңайлы скверлары һәм башка уңайлы шәһәр мохите объектлары булган студентлар киңлеге ул. Боларның барысы да Уфаның барлык халкы һәм кунаклары өчен дә ачык булачак.
Югарыда әйтеп үтүемчә, Уфадагы вузара студентлар кампусы мәгариф, фән һәм бизнесны берләштергән гаять зур экосистема булачак.
4 меңнән артык урынга исәпләнгән
Кампусның икенче чираты – биеклеге 100 метрга кадәр һәм гомум мәйданы 100 мең кв метрдан арткан 7 башня. Биредә студентлар өчен 4 меңнән артык урын каралган. Башняларны уку, спорт, ял итү һәм аралашу өчен киңлекләр белән гомум стилобат берләштерәчәк. Төп төзелеш эшләрен 2026 елда тәмамлау планлаштырыла. Федераль хөкүмәт проектны төгәлләүгә 3,6 млрд сум акча юнәлткән.
IQ-парк турында
Проектның тәүге чиратында төзелгән IQ-парк фәнни-технологик мәйданчык буларак уңышлы эшләп килә дигән идем инде. Монда 22 лаборатория һәм индустриаль партнерларның 25 офисы ачылган. Биредә стартап-студия һәм студентлар эшкуарлыгы үзәге бар, биомедицина һәм генетика, инжиниринг һәм алдынгы җитештерү технологияләре, цифрлы һәм яшел химия, яңа тормыш мохите өлкәсендә тикшеренүләр алып барыла.
Тикшеренү нәтиҗәләре инде гамәли әһәмияткә ия. Мәсәлән, кампус галимнәре кардиопротекция өчен препаратлар эшли, биоимплантлар өчен составлар, “Башнефть” өчен яңа катализаторлар булдыра. Беренче тапкыр башкорт атының геномын секвенирлау үткәрелде.
Кампуста даими рәвештә 34 фәнни түгәрәк һәм җиде индустриаль лаборатория эшли. Бу студентларга уку вакытында ук реаль тикшеренүләргә һәм проектларга кушылырга мөмкинлек бирә.
Киң мөмкинлекләр
Кампус акрынлап төрле юнәлешләр өчен киңлеккә әверелә. “Берлога” милли платформасының Киберфизик инновацияләр үзәгендә файдалы уеннар булдыралар, роботлар һәм пилотсыз очкычларны җыярга һәм эксплуатацияләргә өйрәнәләр.
“Аврора” талантлар үсеше үзәгендә сәләтле балаларны ачыклыйлар һәм арытаба юл күрсәтәләр, ә “Муха” анимация студиясендә мультфильмнар ясыйлар. Мәйданчыкта шулай ук “Знание” җәмгыяте, Рус география җәмгыяте, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм Русия тарихи җәмгыяте эшли.
Тагын бер мөһим объект – Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренүләр үзәгенең интеллектуаль геномика үзәген һәм инновацион “Школа 21+” мәктәбен үз эченә алган геном үзәге. Шул рәвешле, кампус фундаменталь фәнне, гамәли тикшеренүләрне, цифрлы технологияләрне һәм мәгариф проектларын берләштерә.
Зур системаның бер өлеше
Кампус республиканың югары белем бирү системасыннан аерым яшәми. Башкортстанда 102 меңнән артык студент белем ала, 10 индустриаль лаборатория эшли. Төбәктә шулай ук 9 фәнни-популяр маршрут булдырылган, аны 7 меңнән артык мәктәр укучысы үтеп өлгергән.
Мондый система югары уку йортына кергәнче үк профориентацияне башларга мөмкинлек бирә. Мәктәп укучысы лабораторияне күрергә, тикшеренүче белән танышырга, үзен робототехникада яки башка технологик юнәлештә сынап карарга – һәм шуннан соң аңлы рәвештә һөнәр сайларга мөмкин.
Ясалма фәһем
Соңгы берничә елда ясалма интеллект турында бик күп сөйлиләр. Кампуста да ясалма фәһемне актив кертү күзаллана. Кампуста ясалма фәһем модалы вывеска түгел, ә эш коралы булырга тиеш: фәнни исәпләүләрне тизләтергә, гипотезаларны тикшерергә, мәгълүматларны анализларга һәм предприятиеләр өчен чишелешләр булдырырга ярдәм итәргә тиеш.
Проектның төп мәгънәсе нәкъ шунда да инде. Вузара студентлар кампусы – ул глобаль мәйданчык, анда университетлар – фән һәм бизнес, предприятиеләр технологияләр һәм белгечләр белән турыдан-туры элемтәгә керә ала, ә студентлар – уку белән бер үк вакытта амбициоз проектларда катнашу мөмкинлегенә ия була.
Әйткәндәй, моңа кадәр республика Башлыгы Радий Хәбиров, бу масштаблы проектның әһәмиятен кат-кат билгеләп, төзелешнең графиктан алда баруын белдергән иде.
“Без кампус төзелешен туктатмыйбыз. Ул гына да түгел, кампусны чынында без РФ хөкүмәте каршында алган йөкләмәләрдән бер елга иртәрәк төзеп бетерәчәкбез”, – диде күптән түгел Радий Хәбиров.
Геном үзәген һәм IQ-паркны үз күзләре белән барып күрүчеләр шундый мәһабәт бинага һәм андагы лабораторияләргә таң калып кайткан. Шулар арасында ахирәтем дә бар.
Регина Әхмәтшина, “Алтын Солок” компаниясе технологы:
“Мин БДМУның фундаменталь гамәли микробиология кафедрасы магистратурасында белем алдым. Лаборатор дәресләр һәм лекцияләр вузара студентлар кампусында узды. Тәү тапкыр анда баргач, бинаның зур мәйданнарына гашыйк булдым. Шулкадәр матур коридорлар, зур лекция аудиторияләре! Һәр өстәлдә микрофонлы компьютерлар урнашкан, демонстрацияләрне без аннан да карый ала идек.
Лабораторияләр яңа приборлар, микроскоплар, термостатлар, коры янгын шкафлары, ламинар шкафлар белән тулысынча тәэмин ителгән, аларда һәрчак тулы стерильлек шартлары һәм бу анализларны, тәҗрибәләрне дөрес үткәрергә мөмкинлек бирә. Әлбәттә, мондый шартларда укуы да күпкә күңеллерәк”.