Русия укучылары бер көндә җидедән артык дәрес укырга тиеш түгел. Дәресләрнең максималь санын Мәгариф министрлыгында билгеләделәр.
РИА Новости ведомствоның методик тәкъдимнәре белән танышкан, аның нигезендә беренче сыйныф укучыларына максималь нагрузка сентябрь һәм октябрь айларында көнгә өч дәрес тәшкил итә, ноябрь һәм декабрьдә — дүрт. Бер дәреснең дәвамлылыгы 35 минуттан артмаска тиеш. Әмма гыйнварда дәвамлылыгы 40 минутка кадәр артачак.
Киңәшләрдә билгеләп үтелүенчә, икенче-дүртенче сыйныфларда дәресләр саны – көненә биш дәрестән, бишенче-алтынчы сыйныфларда алтыдан артмаска тиеш. Җиденче сыйныфтан җидедән артык дәрес укыту рөхсәт ителми.
Шулай ук ведомствода уку елы тәмамлану датасын расладылар — 2027 елда укучылар каникулларга 26 майда китәчәк.
Чыганак: lenta.ru