

Башкортстанның Евразия фәнни-мәгариф резиденты “ПЕГАЗ” холдингының Уфа инженерлары сыекландырылган табигый газны тирәнтен чистарту технологиясен эшләгәннәәр һәм патентлаганнар. Ул кимендә 99,99% чисталыклы метан алырга мөмкинлек бирә. Эшләнмә фән һәм сәнәгать бәйләнешендә барлыкка килә торган гамәли чишелешләрнең бер мисалына әверелде. Евразия фәннии-мәгариф үзәге Уфада вузара студентлар кампусы резиденты булып тора, ә “ПЕГАЗ” аның индустриаль партнерлары контурына керә. Мондый кооперация Унъеллык фән һәм технологияләрнең “Фән һәм бизнес” башлангычына җавап бирә.
Бу хакта тулырак сылтама аша укып белергә мөмкин.