Мәгариф, мәгърифәт
11 Августа , 10:33

“БДИны катлауландырырга кирәк”

Әллә ул шулкадәр җиңелме?

Элекке мәгариф министры Андрей Фурсенко  БДИны катлауландырырга кирәк дигән фикердә.

Бу очракта вузлардагы урыннарның чикләнгән  санына югары балларга ия күп балаларның дәгъва итү  проблемасы булмаячак, ди президент ярдәмчесе А.Фурсенко.  

–Әгәр 100 баллга ия булучылар саны арта икән, БДИны үзгәртергә кирәк. Һәм уртача балл кимер дип куркырга кирәкми, – дигән ышанычта ул.  

Шулай ук Фурсенко олимпиадаларның шактый өлешен гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә, чөнки алар үзенең чын кыйммәтен югалткан.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары тарафыннан кире фикерләрдән Фурсенко курыкмый: “Әле исә балалары 300 балл җыеп та барыбер укырга керә алмаганга каргыйлар”.

Чыганак: SHOT МАХ-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас