“Мәктәпләрдә гарәп теле кертелә икән дигән хәбәр ишеттем дә шатланып куйдым. Чөнки мөселман балалары өчен аеруча яхшы булыр иде. Үзем Изге Коръәнне өйрәнү һәм уку өчен гарәп телен өйрәнергә тырышам, җиңел бирелә дип әйтеп булмый. Балалар мәктәп эскәмиясеннән үк өйрәнсә әйбәт инде ул. Бу ил язмышы өчен дә кирәк. Безнең дәүләтебез дә шул якка таба карый башлады кебек”.
–Әйе, яңа уку елының 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә гарәп телен өйрәнү программасы эшли башлый. Бу хакта Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре мәгариф министры Сара бинт Йосеф Әл-Әмири һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиядәге илчесе Мөхәммәт Әхмәт Альджабер белән эшлекле очрашуда белдерде.
"Өч ел дәвамында бездә гарәп теле буенча олимпиада үткәрелә, Русия мәктәпләрендә гарәп телен өйрәнү программасы расланды”, - дигән Кравцов.
Бу предметны инде булган юнәлешләр белән бергә өстәмә яки икенче чит тел итеп кертергә уйлыйлар. Россия мәктәпләре программасына гарәп телен кертү тышкы сәяси элемтәләрне ныгыту һәм профильле белгечләргә ихтыяҗның артуы белән бәйле. Бу фикерне “Аргументы и факты”га эксклюзив аңлатмасында Дәүләт Думасының фән һәм югары белем комитеты рәисенең беренче урынбасары Олег Смолин белдерде.
Парламентарий искәртүенчә, совет мәгариф системасында берничә телне өйрәнү тәҗрибәсе булган. Хәзерге геосәяси хәл үз төзәтмәләрен кертә.
“Хәзер, билгеле булганча, Русия Көнчыгышка таба борылыш кичерә. Гарәп теле – дөньяда иң киң таралган телләрнең берсе. Гарәп илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгыту – тышкы сәясәт юнәлешләренең берсе”.
Менә шулай, җәмәгать, яңа заман үз төзәтмәләрен, яңалыкларын кертә...