Мәгариф, мәгърифәт
6 Августа , 07:45

Технологик эшкуарлык буенча магистратура ачкан

“Технологик эшкуарлык һәм бизнесны инновацион үстерү” икеләтә дипломнар магистрлык программасын 2026 елның сентябреннән Евразия фәнни-белем бирү вузара кампусы резиденты – Уфа дәүләт нефть техник университеты башлап җибәрә. Максат – фәнни һәм инженерлык эшләнмәләрен базар продуктларына һәм масштаблы бизнес модельләренә әверелдерә белүче белгечләр әзерләү.

Программа икеләтә диплом форматында тормышка ашырыла һәм, барыннан да элек, бизнес-компетенция алырга теләүче техник юнәлешләр студентларына исәпләнгән. Укыту чишелеш уйлап табарга гына түгел, аны дөрес “төргәкләргә” һәм базарга чыгарырга да ярдәм итәчәк – бу нефть-газ, информацион технологияләр, җитештерү һәм башка техник яктан катлаулы тармаклар өчен аеруча мөһим.

– Фәнни тармаклар һәм югары технологияле проектлар белән эшли белүче идарәчеләр безнең республикага гына түгел, ә бөтен Русия икътисадына да бик кирәк. Бу өлкәдә югары квалификацияле белгечләрдән башка технологик лидерлыкка ирешеп булмый. Бездә фән һәм технологияләр актив үсә, талантлы галимнәр эшли һәм, әлбәттә, инновацион идеяләрне базарда кирәкле продуктларга яки хезмәтләргә әверелдерә белүче кешеләр бик кирәк, – дип билгеләп үтте БРның Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.

Программаның уку планы бизнес булдыруның тулы циклын үз эченә ала: идея эзләүдән һәм гипотезаларны тикшерүдән алып НИОКР (фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре)  нәтиҗәләрен патентлауга кадәр, масштаблаштыру һәм инвестицияләр җәлеп итүгә кадәр. Инженерия һәм идарәнең дисциплинаара тоташуы җитештерүче продуктның икътисадын, ә менеджер җитештерүнең техник чикләүләрен аңласын өчен кирәк.

Программа авторлары Русиянең алдынгы технологик эшкуарлык мәктәпләренең алдынгы тәҗрибәсен исәпкә алган, әмма яңа программа аларның күчермәсе булып тормый.

Бу хакта тулырак сылтама аша укы белә аласыз.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас