БДИны 300 баллга тапшырган укучы бюджетка укырга керә алмаган

Шулай да була икән...

Социаль челтәрләрдә БДИда 310 балл җыйган, әмма теләгән вузга бюджет урынына үтә алмаган чыгарылыш сыйныф укучысы турында фикер алышалар. Күп кенә университетларда кабул итүне гарантияли торган югары нәтиҗәгә карамастан, абитуриентка конкурс баллары җитмәгән. Башка укырга керүчеләр алган шәхси казанышлар өчен өстәмә баллар хәлиткеч роль уйнаган.

Чыгарылыш укучысының үзенең мәгълүматы буенча, аның йомгаклау 310 баллы көндәшләрен узып китү өчен җитәрлек булмаган. Башка абитуриентларга олимпиадаларда катнашу һәм җиңү нәтиҗәләре өстенлек биргән. Кабул итү кагыйдәләре нигезендә, күп кенә югары уку йортлары алтын медаль, ГТО билгесе, волонтерлык һәм, бигрәк тә, профильле олимпиадалардагы уңышлар өчен өстәмә 10 баллга кадәр өсти. Нәкъ менә шушы баллар башка абитуриентларга югары БДИ баллы чыгарылыш укучысын узып китәргә мөмкинлек биргән.

Бу хәл заманча кабул итү кампаниясенең мөһим үзенчәлеген ачыклады: БДИның югары баллары, хәтта максималь баллары да, бюджетка керүнең абсолют гарантиясе булып тормый. Конкурс көрәше хәлиткеч өстенлек бирә алырлык өстәмә казанышларга кайтып кала. Нәтиҗәдә, имтиханнарга әзерләнүгә генә басым ясаган абитуриентлар олимпиадаларда һәм башка интеллектуаль ярышларда актив катнашучылар алдында оттырырга мөмкин. 

Чыганак: mk.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас