

Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) 99 балл җыйган Мәскәү укучысы Александр Щаницын югары билге өчен математикадан имтиханны яңадан бирергә карар кылган.
“Мин профильле математиканы яңадан бирергә карар кылдым, чөнки 100 баллга әзермен дип уйлыйм”, — дип белдерде Щаницын.
Чыгарылыш укучысы беренче тапкырдан максималь балл җыю игътибарсызлыгы аркасында барып чыкмаган дип саный. Ул имтиханның тест өлешенең бер биремендә һәм икенче өлештәге бер биремдә хаталар җибәргән.
“Мин шактый ахмаклык белән ялгыштым, һәм бераз игътибарлырак булырга кирәк дип уйлыйм, шунда имтиханны максималь баллга тапшырып булачак", – дигән фикердә ул.
Киләчәктә Щаницын үзен физика белән бәйле өлкәләрдә күрә. Ул Мәскәү физика-техник институтына “Гомум һәм гамәли физика” юнәлешенә укырга керергә ниятли.
Чыганак: lenta.ru