УФһТУ Малайзиядә уникаль программа тыңлаучылары өчен модуль уздыра

pravitelsrvorb.rupravitelsrvorb.ru
Фото:pravitelsrvorb.ru

Уфаның вузара кампусы резиденты  – Уфа фән һәм технологияләр университеты  – “Территорияне тотрыклы үстерү программасы җитәкчесе” һөнәри әзерлек программасын тыңлаучылар өчен Малайзиядә Халыкара күчмә модуль уздыра. Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева ассызыклавынча, проект системалы халыкара хезмәттәшлек нәтиҗәсе булды.

– Программаны тормышка ашыру Уфа фән һәм технологияләр университетының Сабах парклары директорлар советы һәм БРның ЮНЕСКО эшләре буенча комитеты белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу партнерлык университет өчен яңа офыклар ача, шул исәптән Малайзия фәнни консорциумнарында потенциаль әгъзалык һәм югары уку йортының геопаркларны һәм тотрыклы үсеш территорияләрен өйрәнү өлкәсендә компетенцияләр үзәге буларак позицияләрен ныгыту, – дип билгеләде Маргарита Болычева.

Аның сүзләренчә, программаны тәмамлаучылар уникаль тәҗрибә йөртүчеләр булачак һәм төбәкнең инновацион экосистемасын үстерүгә, шулай ук Русиянең халыкара аренада фәнни потенциалын ныгытуга өлеш кертәчәк.

Программа быел апрель аенда старт алды. Аның үзенчәлеге халыкара форматта: Русия һәм Малайзия тыңлаучылары белем ала. Катнашучылар табигать территорияләрен тотрыклы үстерү өлкәсендә практик тәҗрибә туплыйлар һәм киләчәктә геопарклар белән партнерлыкны үстерә алалар.

Бу хакта тулырак сылтама аша укырга була. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас