

Узган ялларда Мәскәүдә яшәүче Екатерина Малкованың БДИ нәтиҗәләре буенча 500 баллга ия булуы турындагы хәбәр таралды. Укучы кыз рус теле, профильле математика, химия, физика һәм информатика буенча югары баллар алган. “Мондый нәтиҗәләргә бердәм дәүләт имтиханының 25 еллык тарихында беренче тапкыр ирешелде", – дип дигән Мәскәү мэры Сергей Собянин, Малкованы котлап.
Соңрак Екатерина барлык имтиханнар арасында аның өчен иң авыры рус теле буенча БДИ булды дип сөйләгән. “Төгәл предметлар миңа ныграк ошый, һәм аларга әзерләнү дә кызыклырак иде”, – дигән ул.
Киләчәктәге планнарга килгәндә исә, кыз әле Мәскәү дәүләт университеты химия факультетына барыргамы, әллә Мәскәү физик-техник университетының электроника, фотоника, молекуляр физика физтех-мәктәбен сайларгамы икәнен хәл итмәгән.
Катяның, күпчелек укучыларныкы кебек үк, талисманы да булган. Ул – агачтан ясалган кечкенә ябалак сыны.
ТАСС агентлыгына кызның әтисе сөйләвенчә, Екатеринаның акыл төзелеше кечкенәдән үк аермачык күренгән. “Без – инженерлар гаиләсе”, – ди ир-ат. Гаилә башлыгы үзе Урал политехник институтының физик-техник факультетын тәмамлаган. Аның әнисе – химик, фәннәр кандидаты, әтисе – инженер-авиатөзүче. “Безнең Катя дүртенче буын инженер булачак”, – дип өстәгән ул, горурланып.
Кызлары БДИга әзерләнгәндә Малковлар балага комачауламаска һәм кулдан килгәнчә ярдәм итү максаты куйганнар.
“Борынгы традицияләрне дә онытмадык, әлбәттә. Имтихан буласы көнне аны тирги идек, “ни пуха, ни пера”, дип теләк теләп, ул исә “к черту” дип җавап кайтара иде. Нәтиҗәләрне белгәч, әлбәттә, барыбыз да шатлык кичерә идек – бергә кочаклаша идек, кайчакта хәтта сикергәли идек”, – дип исенә төшерә бәхетле әти кеше.
Чыганак: lenta.ru