

Мәскәүнең 1409нчы мәктәбен тәмамлаган Екатерина Малкова тарихта беренче булып БДИда 500 балл алган. Бу хакта Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр итте.
Укучы кыз рус теле, профильле математика, химия, физика һәм информатика буенча югары баллар алган. “Мондый нәтиҗәләргә бердәм дәүләт имтиханының 25 еллык тарихында беренче тапкыр ирешелде", – дип ассызыклады мэр, Малкованы котлап.
Ул бишенче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр математик вертикальдә укыган, ә югары мәктәптә – һөнәри әзерлек буенча инженер сыйныфында укыган, дип өстәгән мэр. Моннан тыш, ул – “Интеллектуаль мегаполис. Потенциал”, шулай ук физика буенча “Ломоносов” Олимпиадасы һәм
“Киләчәк инженерлары” конференциясе призеры.
Малкова имтиханнарга 11нче сыйныф башыннан әзерләнүе, барысын да соңгы төнгә калдырмавы һәм нәтиҗәләрнең нинди булачагын фаразламавы турында уртаклашкан иде. БДИ тапшырасы укучыларга ул үзләренә кызыклы булган һәм ошаган предметларны сайларга киңәш иткән.
Чыганак: lenta.ru