Русиянең барлык вузлары студентлары дүрт фәнне өйрәнәчәк

Рус теле югары белем бирүнең бердәм социогуманитар үзәгенә керде, дип хәбәр итте фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Президент каршындагы Совет утырышында. Хәзер барлык студентлар, белгечлекләренә карамастан, дүрт мәҗбүри дисциплина: рус телен, тарихны, Русия дәүләтчелеге нигезләрен һәм фәлсәфәне өйрәнәчәк.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренчә, бердәм алым бөтен илнең мәгариф киңлеген ныгытачак. Моннан тыш, югары уку йортлары өчен “Рус теле дәүләт теле буларак” укыту-методик комплексы эшләнгән инде, аның өстендә эшне Президент Владимир Путин йөкләгән иде.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас