Беренче сыйныфларда тәртип өчен билге куелмаячак

Мәктәпләрнең беренче сыйныфларында тәртип өчен укучыларга билгеләр куелмаячак. Мәгариф министрлыгының тиешле боерыгы хокукый мәгълүматның интернет-порталында бастырылган.

Министрлыкның бу карары беренче сыйныф укучыларының мәктәпкә адаптация чорында булуы белән аңлатыла. Аларның үз-үзләрен ирекле тоту һәм үз-үзеләрен контрольдә тоту күнекмәләре тулысынча формалашмаган, шуңа күрә тәртип өчен формаль бәя кертү артык психологик басым тудырырга һәм укуга мотивациягә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Шул ук вакытта бу беренче сыйныф укучыларының дисциплина һәм эчке тәртип кагыйдәләрен үтәү буенча гомум бурычларын бетерми. Педагог элеккечә үк аларга кисәтүләр ясый, алар белән тәрбия әңгәмәләре үткәрә, шулай ук баланың тәртибе турында ата-аналарга хәбәр итә ала.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас