“Яшь армия” хәрәкәтенә – 10 ел

Укучыларда Туган илгә мәхәббәт, аларның күңелендә патриотик рух тәрбияләү максатыннан Чакмагыш районында 2016нчы елда “Юнармия” хәрәкәте оешкан иде.

“Яшь армия” хәрәкәтенә –  10 ел“Яшь армия” хәрәкәтенә –  10 ел
“Яшь армия” хәрәкәтенә – 10 ел

Республикада «Яшь армия» проекты актив рәвештә тормышка ашырыла. Бүгенге көндә районыбызда  14 «Яшь армияче» отряды исәпләнә. Анда 350дән артык мәктәп укучысы шөгыльләнә. Яшь армия хәрәкәтенең 10 еллыгы уңаеннан Җиңү паркында “Яшь армиячеләр” слёты узды.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район хәрби комиссары Марсель Марс улы Рәфыйков, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, әфганчы-ветераннар советы рәисе Рамил Рәшит улы Йосыпов, урындагы “Яшь армияче” бүлеге штабы җитәкчесе Руслан Марсель улы Гыйрфанов, ДОСААФ бүлеге начальнигы Ринат Раян улы Ризванов катнашты.

Районыбыздагы “Яшь армияче” хәрәкәтенең үз штаблары, үз уставлары бар. Патриотик хәрәкәт белән гимназиянең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Руслан Марсель улы  Гыйрфанов җитәкчелек итә.

“Хәрби уеннарның, конкурс-бәйгеләрнең берсе дә безнең укучыларыбыздан башка узмый. Алар республикакүләм “Алга, Яшь армиячеләр!”, “Аҗаган” кебек хәрби уеннарда даими рәвештә призлы урыннар яулыйлар”, – дип сөйләде хәрәкәт штабы җитәкчесе.

Укучылар Җиңү парадларында, Әфганчылар көнендә, Хәтер көнендә, үткән хәрби-патриотик  чараларның үзәгендә кайныйлар. Районда узган башка төр истәлекле көннәрдә дә актив катнашалар. Өлкәннәргә, ветераннарга да ярдәм  күрсәтәләр, волонтерлык эшләрендә дә үз өлешләрен кертәләр.

Районыбызның “Юнармия” хәрәкәтендә катнашучылар сафы ел саен тулылана бара. Ел саен укучылар хәрәкәт эшчәнлегенә бик теләп кушылалар. Үзләрен чын патриотлар итеп исәплиләр һәм әлеге хәрәкәтнең вәкиле булулары белән горурланалар.

Район җитәкчесе яшь армичеләрне сәламләп, Балаларны һәм яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү буенча нәтиҗәле эшчәнлеге һәм “Юнармия” Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә шәхси өлеш керткәннәре өчен, хәрәкәтнең 10 еллыгы уңаеннан “Юнармиягә 10 ел” медале белән Руслан Марсель улы Гыйрфановны, Чакмагыш районында “Яшь армия” хәрәкәте кураторы Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллинаны бүләкләде.

“Юнармия” Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән өчен, хәрәкәтнең 10 еллыгы уңаеннан “Юнармия" төбәк штабының Рәхмәт хатларына  гимназиясе укучылары Кирилл Александрович Капитонов, Нияз Шамил улы Мостафин,  Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучысы Данил Раил Гайсин,  Иске Калмаш урта мәктәбе укучысы Рамазан Илвир улы Гомәров ия булды.

Патриотик чараларда актив катнашканы, “Юнармия” Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен бер төркем укучылар район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

 Бу мактаулы бүләккә Радмир Радис улы Биктимеров (Рапат урта мәктәбе),  Ильяс Радис улы Солтанов (Рәҗәп урта мәктәбе),  Вилена Вадим кызы Латыйпова (гимназия),  Илмир Салават улы Сираев (Чакмагыш беренче урта мәктәбе), Айнур Эдуард улы Мусин ( Яңа Балтач урта мәктәбе),  Альфред Әлфир улы Газетдинов ( Тайняш урта мәктәбе),  Нияз Венер улы Моратов (гимназия), Алмаз Илһам улы Ризванов (гимназия),  Әмилә  Азамат кызы Еникеева (Иске Калмаш урта мәктәбе), Данил Илшат улы Хәйруллин ( Аблай урта мәктәбе) лаек булды.

Ирешкән уңышлары һәм “Юнармия” Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең урындагы бүлекчәсе эшчәнлегендә актив катнашулары, ватанпарвәрлек һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен “Юнармия” район бүлекчәсенең Рәхмәт хатлары белән Тимур Фларит улы Моратов ( Имәнлекүл урта мәктәбе), Ильяс Илмир улы Сәлихов (Рәҗәп урта мәктәбе),  Азалия Рәфис кызы Бәдретдинова (Тайняш урта мәктәбе),  Айзилә Данил кызы Зәкәриева (Чакмагыш беренче урта мәктәбе), Ләйлә Эдгар кызы Вәлиева (Чакмагыш беренче урта мәктәбе),  Ләлә Фаил кызы Шәйхетдинова (Чакмагыш беренче урта мәктәбе), Ранис Радис улы Камилҗанов (Тозлыкуш урта мәктәбе), Назгөл Марсель кызы Исламова ( Үрнәк урта мәктәбе), Ризана Римил кызы Кудашева ( Иске Калмаш урта мәктәбе),  Ленар Рөстәм улы Миранов (Иске Бәшир урта мәктәбе), Раяна Радик кызы Аетбаева (гимназия), Тимур Владиславович Тимофеев ((Калмашбаш урта мәктәбе),  Александр Владимирович Ушаков (Юмаш урта мәктәбе) укучылары бүләкләнде.

 Чара барышында укучылар тантаналы рәвештә яшь армияче антын бирделәр.

Автор фотолары

“Яшь армия” хәрәкәтенә –  10 ел
“Яшь армия” хәрәкәтенә –  10 ел
“Яшь армия” хәрәкәтенә –  10 ел
“Яшь армия” хәрәкәтенә –  10 ел
“Яшь армия” хәрәкәтенә – 10 ел
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас