БДИга нәрсәләр алып керергә рөхсәт ителә?

Рособрнадзор бу исемлекне бастырып чыгарган.

Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) катнашучыларның өстәлендә су, дарулар һәм ризык булу рөхсәт ителә. Бу хакта Рособрнадзор документында әйтелә.

БДИ-2026да катнашучы өстәлендә имтихан материаллары, кара каралы ручка, паспорт, шулай ук оештыручылар биргән караламалар булырга мөмкин.

Моннан тыш, кайбер имтиханнарда катнашучыларга үзләре белән башка предметлар йөртергә рөхсәт ителә. Мәсәлән, биология, химия һәм география буенча имтиханнарда - программалаштырылмаган калькулятор, математикадан – линейка, ә физикадан имтихан тапшырганда бу ике предмет рөхсәт ителгән.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас