

Чара шушы көннәрдә район мәдәният йортының киңәшмәләр залында узды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, аның урынбасары Вероника Викторовна Дәүләтова, мәгариф хезмәткәрләре, укучылар катнашты.
“Интеллектуаль олимп: диалог на равных" дип аталган түгәрәк өстәл утырышында Бөтенрусия укучылар олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар җыелды. Бу уңыш – укучыларның үзләре, тәҗрибәле остазлары һәм, әлбәттә, ата-аналарның берлектәге эшенең уртак нәтиҗәсе. Районыбыз үзенең интеллектуаль казанышлары белән хаклы рәвештә горурлана. Узган ел безнең укучыларыбыз Бөтенрусия олимпиадасының республика этабында шактый югары нәтиҗәләр күрсәтте. Бу саннар гына түгел, ул – безнең яшьләребезнең зур потенциалы һәм педагогик бергәлекнең югары һөнәри осталыгы дәлиле.
Әлеге очрашу алдынгы укучыларны котлау гына түгел, ә белем үрләренә юлны тагын да уңышлырак итү турында ачык диалог үткәрү мөмкинлеген бирде.
Укучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев котлады. “Сезне чын күңелдән җиңүләрегез белән котлыйбыз! Без ирешкән казанышларыгыз белән ихлас горурланабыз һәм бу әле зур юлның башы гына, дип ышанабыз. Сезнең уңышларыгыз — районыбызның киләчәгенә нигез салу. Сез үз өлкәләрегездә чын профессионал булачагыгызга һәм безнең җәмгыять үсешенә зур өлеш кертәчәгегезгә ышанабыз. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмагыз, укуыгызны һәм үсешегезне дәвам итегез. Мәгариф — ул яңа мөмкинлекләргә һәм перспективаларга ачкыч икәнлеген исегездә тотыгыз. Без һәрвакыт сезнең талантларны үстерүдә һәм максатларыгызны тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзер”, – диде ул.
Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабында җиңүгә омтылыш, фәнгә тугрылык һәм югары казанышлар өчен Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия белән Элиза Азат кызы Әхмәтшина (гимназия), Ильяс Марат улы Байгускаров (гимназия), Аскар Алмаз улы Бикмөхәммәтов (Чакмагыш беренче урта мәктәбе), Риана Рөстәм кызы Биктимерова (Имәнлекул урта мәктәбе), Ләйлә Эдгар кызы Вәлиева (Чакмагыш беренче урта мәктәбе), Злата Мировна Ведерникова (Юмаш урта мәктәбе), Софья Леонидовна Ефремова (Юмаш урта мәктәбе), Кирилл Александрович Капитонов (гимназия), Карина Динар кызы Кәримова (Чакмагыш беренче урта мәктәбе), Артур Хәмит улы Таһиров (Иске Калмаш урта мәктәбе), Арина Вадим кызы Юнысова (Гимназия) бүләкләнде.
Укучылар исеменнән рәхмәт сүзләрен гимназиядән Кирилл Капитонов җиткерде. Ул тудырылган шартлар өчен район җитәкчелегенә, белем һәм илһам биргән өчен укытучыларга, ышаныч һәм ярдәм өчен ата-аналарга рәхмәт белдерде, олимпиададан алган тәэссоратлары һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Укучыларның җиңүләренә ирешүдә күп көч салган педагог-остазларны тәбрикләп, аларга БР Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатларын һәм премияләрне район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин тапшырды. Бу бүләккә Айгөл Данил кызы Әрдәширова (гимназия), Илшат Рәфил улы Әрдәширов (гимназия), Рәмилә Заһит кызы Әхмәтова (гимназия), Айсылу Мәдих кызы Бигнова (Имәнлекул урта мәктәбе), Эдгар Ринат улы Вәлиев (Чакмагыш беренче урта мәктәбе), Самат Тимерхан улы Гыйльванов (Иске Калмаш урта мәктәбе), Ирина Риф кызы Гыйләҗева (Чакмагыш беренче урта мәктәбе), Руслан Марсель улы Гыйрфанов (гимназия), Ләйсән Илһам кызы Кинҗәкәева (гимназия) Ираида Николаевна Сөнәгәтуллина (Юмаш урта мәктәбе), Сөмбел Марат кызы Халикова (гимназия, Айгөл Риф кызы Хәмәдиева (Чакмагыш беренче урта мәктәбе) ия булды.
Остазлар исеменнән Рәмилә Заһит кызы Әхмәтова чыгыш ясады. Ул соңгы елларда районыбызның мәгариф өлкәсендә ирешкән казанышлары турында сөйләп, киләчәктә дә уңышлар теләде. Ата-аналар исеменнән ихлас рәхмәт сүзләрен Чулпан Риф кызы Байгускарова җиткерде.
Чараны музыкаль номер башкарып Идрис Хәмидуллин бизәде.