Мәктәпләрдә тәртип өчен нинди билгеләр куелачак?

Алдагы елда укучыларның  тәртибен бәяли башлаячаклар. 

Розалия Хисаева.  fotobank02.ruРозалия Хисаева.  fotobank02.ru
Фото:Розалия Хисаева. / fotobank02.ru

Русия мәктәпләрендә тәртипне бәяләү системасы яңа – 2026/27 уку елында кертеләчәк, ул өч дәрәҗәле булачак. Яңалык турында тулырак мәгълүмат мәгариф министрлыгының рәсми порталында пәйда булды.

"Мәктәпләрдә тәртипкә бәя бирүне кертү – тәрбиягә һәм мәгарифкә комплекслы алым формалаштыруда мөһим адым. Яңа уку елыннан без аңлаешлы өч дәрәҗәле системаны кертәбез", – дип билгеләде ведомство башлыгы Сергей Кравцов.

Министр аңлатуынча, бәяләр өч төрле булачак — үрнәкле, рөхсәт ителә  һәм рөхсәт ителми торган тәртип. Ул шулай ук тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре өчен тәртипне бәяләү мөһим маркер булачак, ул динамиканы объектив бәяләргә, хәвефле зоналарны ачыкларга һәм тәрбия эшенә вакытында төзәтмәләр кертергә ярдәм итәчәк, дип аныклады.

“Безнең уртак бурыч – һәр бала үсеше өчен уңайлы һәм мотивацияләүче мохит булдыру, бу мохиттә үз-үзеңне тотышның төгәл кагыйдәләре хөрмәт һәм дисциплина нигезенә әверелә”, – дип йомгаклады Кравцов. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас