Вузара кампус резиденты космик тармак өчен кадрлар әзерләүгә грант отты

pravitelstvo.rbpravitelstvo.rb
Фото:pravitelstvo.rb

Уфа фән һәм технологияләр университеты – Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара кампусы резиденты  “Космос өчен кадрлар”федераль проектын сайлап алу конкурсында җиңүче булды. Югары уку йорты космик, иярчен һәм инженер технологияләре буенча өстәмә белем бирү программасын гамәлгә ашыру өчен 7 млн сум күләмендә грант ярдәме алачак.

УФһТУ бу конкурс кысаларында субсидиягә дәгъва кылучы республиканың бердәнбер югары уку йорты булды. Русия югары уку йортларының космик, иярчен һәм инженер технологияләрен үстерүгә бәйле 40 иң яхшы өстәмә белем бирү программасы, шул исәптән күп иярченле группировкаларның перспективалы системалары, иярчен элемтәсе һәм Җирне дистанцион зондировкалау ярдәм алды.

Укулар студентлар, профессор-укытучылар составы, фәнни-педагогик хезмәткәрләр, шулай ук югары уку йортларының һәм фәнни оешмаларның административ-идарә персоналы өчен оештырылачак.

Бу хакта тулырак монда. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас