

20 майда Евразия мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусында "V Мәхмүт укулары. Икътисад һәм дәүләт идарәсе цифрлы трансформация һәм геосәяси чакырулар чорында" дип аталган Халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе үтәчәк.
Чараны Беларусь Республикасы Президенты каршындагы идарә академиясе, П.М. Машеров исемендәге Витебск дәүләт университеты, Казахстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе академиясе, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге, “Школа 21. Башкортостан" белән берлектә БР Башлыгы хакимияте каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе оештыра.
Галим, РФ һәм БР академик фәненең күренекле вәкиле Әнәс Хөсәен улы Мәхмүтовның фәнни мирасына һәм идеяләрен үстерүгә багышланган конференция фәнни җәмәгатьчелек, хакимият органнары һәм гражданлык җәмгыяте вәкилләрен цифрлы трансформация һәм геосәяси чакырулар шартларында төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше стратегияләрен эшләү проблемалары буенча фикер алышуга җыячак.
Конференция йомгаклары буенча конференция материаллары җыентыгы әзерләнәчәк, ул РИНЦның фән-метрика базасында урнаштырылачак, аларның иң яхшылары “Экономика и управление: научно-практический журнал” фәнни басмасында басылып чыгачак.