БДИны югары баллга тапшыручыларга 100 мең сум акча бирелә

Тырыш укучылар өчен менә дигән дәртләндерү чарасы!

Мәскәү өлкәсенең бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) ике һәм аннан да күбрәк фән буенча 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә дәгъва итә алачак. Бу хакта Мәскәү өлкәсе Думасы рәисе Игорь Брынцалов хәбәр итте.

Бүгенге көндә укучылар төп тапшыру чорына әзерлекнең актив фазасында. Ул 1 июньдә башлана һәм 9 июльгә кадәр дәвам итәргә тиеш. "Подмосковьеда иң талантлы һәм хезмәт сөючәннәр өчен җитди стимуллар каралган. Берьюлы ике һәм аннан да күбрәк фәнне 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары берьюлы 100 мең сум алачак”, — дип билгеләде Брынцалов.

Моннан тыш, түләү дәүләт имтиханы буенча максималь балл җыйган ике һәм аннан күбрәк чыгарылыш укучыларын әзерләгән педагогларга да каралган. Аларга 150 мең сум түләнәчәк.

Брынцалов сүзләренчә, узган ел Мәскәү өлкәсендә 31 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны ике һәм аннан да күбрәк фән буенча 100 баллга тапшырган. Алар арасында 300әр балл җыйган ике укучы һәм 200 балл җыйган 29 кеше бар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас