

Рособрнадзор БДИ-2026 алдыннан укучыларны тикшерүне тыйды, бу хакта ведомствода хәбәр итәләр.
Оештыручылар һәм хокук тәртибен саклаучы хезмәткәрләр имтихан бирүчеләргә яки аларның әйберләренә кагылырга тиеш түгел, дип аңлатыла. Металл эзләгеч сигнал биргән очракта, алар укучыдан имтихан башланыр алдыннан барлык әйберләрен ирекле рәвештә махсус бүлмәгә яки озата баручыга тапшыруын сорарга тиеш.
Баш тарткан очракта укучыны БДИ уздыру пунктына кертелмәү турында акт төзелә, кагыйдәләрне бозган катнашучы имтиханга резерв көннәрендә дәүләт имтихан комиссиясе рәисе карары буенча гына кертеләчәк.
Чыганак: lenta.ru