

Вузара кампус резиденты, БДМУ мәйданчыгында БДМУ, БРның Сәламәтлек саклау министрлыгы, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге һәм Уфа фән һәм технологияләр университеты арасында хезмәттәшлек турында дүрт яклы килешүгә имза куелды. Документ төбәктә мРНК-технологияләрне үстерүгә басым ясап, мәгариф һәм фәнни-тикшеренү өлкәләрендә партнерлык мөнәсәбәтләре системасын булдыруга юнәлдерелгән.
Документка БДМУ ректоры, РФА академигы, профессор Валентин Павлов, БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, РФА УФТҮ җитәкчесе, биология фәннәре докторы Василий Мартыненко һәм УФһТУ ректоры, химия фәннәре докторы Вадим Захаров кул куйды.
– Күптән түгел безнең БДМУ Хөкүмәт Карары белән мРНК-вакциналар технологияләрен үстерү буенча алдынгы консорциумга кертелде. Бу кадрлар әзерләүдә, клиник базадан аерылмый торган инфраструктураны үстерүдә университет үсешенең казанышларын тану. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эш дисциплинарара һәм ведомствоара тыгыз элемтәдә, биоинформатиклар, математиклар, генетиклар белән коллаборациядә, БР Саклау министрлыгы ярдәмендә алып барылачак, – дип ассызыклады Валентин Павлов.