Кечкенәдән – “Беренчеләр” рәтенә

Шушы көннәрдә Чакмагыш районының дүртенче балалар бакчасында мөһим вакыйга булды – балаларны «Беренчеләр хәрәкәтенә» багышладылар.

Кечкенәдән – “Беренчеләр” рәтенәКечкенәдән – “Беренчеләр” рәтенә
Кечкенәдән – “Беренчеләр” рәтенә

Чарада муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин,  “Беренчеләр хәрәкәте”нең районыбыздагы бүлекчәсе рәисе Айгиз Равил улы Мадияров, дүртенче санлы балалар бакчасы мөдире Гөлнара Тәлгать кызы Сәлихова, БДМУның  тактик медицина укыту үзәге җитәкчесе,  Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай  каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Башкортстан Республикасында  СВО ветераннары ассоциациясе директорының медицина һәм психологик тернәкләндерү буенча урынбасары, хәрби хәрәкәтләр ветераны, запастагы сержант, СВОда  катнашучы  Алина Илдар кызы Маннанова, Башкортстан Республикасының “Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлекчәсенең медиа бүлеге белгече Илүзә Илсур кызы Гыйләҗетдинова, БДМУның  тактик медицина укыту үзәгенең инструктор-методисты Линч Онилл Мюррей һәм башкалар катнашты.

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән 2022 елда балалар һәм яшьләрнең “Беренчеләр хәрәкәте” оештырылды. Аның максаты – яшьләргә рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, аларның ялын оештыру, дөньяга карашларын формалаштыру. Хәрәкәтнең бүлекләре илнең барлык 89 субъектында һәм аларның шәһәр-районнарында ачылды, һәр мәктәптә аның башлангыч бүлекчәләре эшли башлады. Хәрәкәтнең күзәтчелек советына Владимир Путин үзе җитәкчелек итә, рәисе итеп Артур Орлов билгеләнгән. Башкортстан бүлекчәсен Рәнис Хәсәнов җитәкли. Республикабызның һәр районында “Беренчеләр хәрәкәте”нең урындагы бүлекчәләре эшли.

Чакмагыш районында “Беренчеләр хәрәкәте” бүлекчәсе эшчәнлеген Айгиз Равил улы Мадияров алып бара.
“Районыбыдагы “Беренчеләр хәрәкәте”нең максатлары: балалар һәм яшьләр мәнфәгатьләрендә дәүләт сәясәтенә ярдәм итү, балаларны тәрбияләү, аларга һөнәри юнәлешне билгеләүдә һәм буш вакытларын оештыруда ярдәм итү, балалар һәм үсмерләрнең рухи үсеше һәм план-максатларын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру, җәмгыятьтә лаеклы тормышка әзерләү. Бездә ватанпәрвәрлек, дуслык, яхшылык һәм гаделлек, хыялны тормышка ашыру, иҗади хезмәт, абруй һәм үз-үзеңне хөрмәт итү, Русия халыкларының бердәмлеге, тарихи хәтер һәм аны саклау, Ватанга хезмәт итү, ныклы гаилә – төп кыйммәтләр булып тора”, – ди Айгиз.
  “Беренчеләр хәрәкәте”нең 12 юнәлеше бар. Алар: белем, фән, хезмәт һәм һөнәр, мәдәният һәм сәнгать, волонтерлык һәм ирекмәннәр, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, экология һәм табигатьне саклау, дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр, туризм һәм сәяхәтләр.
Бүгенге көндә республика алдында торган иң мөһим бурычларның берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Һәм безнең районның «Беренчеләр хәрәкәте " активистлары бу эшкә зур өлеш кертә.

 Исегезгә төшерәбез, Чакмагыш районы 2025 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча “Беренчеләр хәрәкәте” бүлекчәләре арасында төбәкнең иң яхшы 10 бүлеге исемлегенә керде һәм Диплом белән бүләкләнде.

“Беренчеләр хәрәкәте”нә менә инде иң кечкенәләр дә кушылды. Башкала кунаклары булачак активистларны сәламләп, аларга иң изге теләкләрен җиткергәннән соң,“Беренчеләр хәрәкәте”  сафына багышлау тантанасы башланды.  Айгиз Равил улы сабыйларның күкрәгенә махсус значоклар элде һәм алар  Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте әгъзалары гына түге, чын патриотларга әверелде.

Чара Балалар сәнгать мәктәбенең беренче хәрәкәте активистларын, халыкара конкурсларда җиңүчеләрне, баянчылар триосы Марсел Әшәрапов, Алмаз Ризванов, Ильяс Сакаев (җитәкчеләре Рәйсә Әхмәд кызы Латыпова) чыгышы белән дәвам итте.

Кечкенәләр башкаруында “Весёлые ложкари” биюе чарага ямь өстәде.

Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан агымдагы елның “Мәктәпкәчә белем бирү елы” дип игълан ителгән елда узган әлеге вакыйга аеруча истәлекле булды.

Районыбыздагы “Беренчеләр хәрәкәте” бүлекчәсе киләчәктә дә уңышлы эшчәнлек алып барсын, ирешелгәннәрдә тукталып калмасын!

Автор фотолары 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас