Бөтенрусия дәрәҗәсендә тану яулап

 «Беренчеләр хәрәкәте» грант конкурсында җиңүчеләрнең исемлеге билгеле булды.  

Бөтенрусия дәрәҗәсендә тану яулапБөтенрусия дәрәҗәсендә тану яулап
Бөтенрусия дәрәҗәсендә тану яулап

Әлеге конкурс «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында яшьләрнең инициативаларын үстерү һәм максатларын тормышка ашыру өчен уникаль мөмкинлекләр ача.

Быел сайлап алу этабында илебезнең 76 төбәгеннән 496 катнашучы җиңде. Чакмагыш  гимназиясенең Эльвина Илдар кызы Яхина җитәкчелегендәге “Үсеш ноктасы” каршындагы медиаүзәк командасы иң яхшылар рәтенә керде! Бу бөтенрусия дәрәҗәсендә булган зур казаныш, ул безнең укучыларның һөнәри осталыгын һәм креативлыгын раслый. Без чын күңелдән әлеге лаеклы һәм күптән көтелгән җиңүләре белән «Яшь медиачылар " III зона форумы проекты катнашучыларын  котлыйбыз. Грант ярдәме белән иҗади яшьләр өчен масштаблы форум быел көз узачак.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас