Уфада вузара кампуста кешедә “зифа булу бактерияләре”н тиз эзләү өчен тест-система булдырганнар.
Башкорт дәүләт медицина университетының Уфа вузара студентлар кампусындагы кеше микробиомы лабораториясе галимнәре инновацион тест-системасын эшләгәннәр, ул кеше организмында akkermansia muciniphila бактериясенең күләмен тиз, төгәл һәм минималь финанс чыгымнары белән билгеләргә мөмкинлек бирә. Рәсми булмаган рәвештә “зифа булу бактериясе” дип аталган бу микрокультура кеше метаболизмы сәламәтлегенең төп маркеры булып тора.
Akkermansia muciniphila сәламәт кешенең эчәклегендә яши һәм барлык микробиотаның 1-4% тәшкил итә. Бу бактериянең кытлыгы симерү, 2нче типтагы шикәр диабеты һәм эчәклекнең ялкынсыну авырулары үсеше белән турыдан-туры бәйле, ә артык булуы онкология авырулары үсешенә китерергә мөмкин.
Әле күптән түгел генә бу төр бактерияне клиник үрнәкләрдә төгәл сан ягыннан билгеләү галимнәр өчен катлаулы мәсьәлә булып тора иде. Элек akkermansia, кырыс анаэроб буларак, идентификацияләү өчен бик катлаулы иде. Бердәнбер дөрес ысул булып тулы геномлы секвенирлау (полногеномное секвенирование) саналган, бу озак һәм кыйммәтле процесс булган. Стандарт, еш үткәрелә торган лаборатор тикшеренү һәм диагностика өчен бу максатка ярашлы түгел.
БДМУ галимнәре командасы гамәлдәге аналоглар кысаларыннан чыккан. Әгәр элегрәк тикшеренүләр праймерларны бактерияләр нәселенә генә сайлап алырга мөмкинлек биргән булса, башкорт галимнәре Akkermansia muciniphila төре өчен нуклеотид праймерлар һәм зондлар эшләгән.
Полимераз чылбыр реакциясе (ПЦР) нигезендә яңа тест-система коронавирус тестларына охшаш принцип буенча эшли, ләкин конкрет бактерияне ачыклауны максат итеп куя. Бу сыйфат һәм сан анализы үткәрергә мөмкинлек бирә.
Чыганак: campusufa.ru