Барлык яңалыклар

Республика мәктәпләрендә махсус меню кертәчәкләр

Аның өстендә  төрле дәрәҗәдәге белгечләр  эшли.

bashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Башкортстанда мәктәп туклануы системасын камилләштерү буенча актив эш дәвам итә. Укучылар сәламәтлегенә аерым игътибар бүленә, һәм бүгенге көндә төрле авырулы балалар өчен махсус диетик рационнар булдыру – төп юнәлешләрнең берсе.

Башкортстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина билгеләп үтүенчә, кичә БР Мәгариф министрлыгы төбәк туклану операторларының III Республика форумында төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә менюның яңартылган стандартларын тәкъдим иттеләр. Алар үз эченә төрле авырулары булган балалар өчен махсус рационнарны кертә, аерым алганда, балалар симерүе проблемасы белән көрәшү өчен. Артык авырлыгы булган балалар өчен махсус меню булдырыла.

Дөрес сайланган туклану баланың сәламәтлеген һәм нормаль халәтен саклауда мөһим роль уйный, шулай ук өлгерешне яхшыртуга һәм гомум үсешкә ярдәм итә. Форумда тәкъдим ителгән мәгълүматлар буенча, 1-4 сыйныфлар өчен бушлай кайнар туклануны керткәннән соң, Башкортстанда бу категория балалар арасында ашказан-эчәк тракты системасы авыруларының кимүе күзәтелә. Соңгы биш елда күрсәткеч 18дән 3 процентка кадәр кимегән. Бу факт күрелгән чараларның нәтиҗәлелеген раслый һәм үсеп килүче буын өчен сәламәт туклануның әһәмиятле булуын ассзыклый, – диде Ольга Панчихина.

Моннан тыш, форумда целиакия һәм фенилкетонурия кебек сирәк очраучы авырулы балалар өчен  туклануны оештыру мәсьәләләре күтәрелгән. Ольга Панчихина сүзләренчә,  андый балалар өчен составында глютен һәм аксым булмаган продуктлардан аерым диеталар эшләнелә.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан диабет һәм фенилкетонурия белән авыручы балалар өчен махсуслаштырылган менюны ата-аналары белән бергә эшләгән беренче төбәк булды. 2020 елда республика җитәкчелегенә туклануда чикләүләр булган балаларның ата-аналары килде. Ул вакытта РФнең бер генә төбәгендә дә әзер карарлар булмаган. Нигез итеп иҗтимагый оешмалар биргән өй рецептларын алдылар. Менюны Роспотребнадзор һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килештерделәр. 2024 елда глютенсыз меню эшләнде.

Чыганак: bashinform.ru

bashinform.ru
Фото: bashinform.ru
Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас