Барлык яңалыклар

Андрей Назаров студентлар алдында лекция укыды

pravitestvorb.ru
Фото: pravitestvorb.ru

БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәкнең вузларында идарә юнәлешләре буенча белем алучы студентлар, шулай ук яшьләр иҗтимагый берләшмәләрендә катнашучылар алдында лекция укыды. Үзенең сәламләү сүзендә ул Уфа вузара кампусының геном үзәгендә әлеге чараны үткәрү очраклы түгел, чөнки әлеге объект илдә фәнни-тикшеренү өлкәсен модернизацияләүнең төп таләпләренә җавап бирә, дип сөйләде.

- Кампустан башка югары мәктәпне үстерү, югары уку йортларының үзара хезмәттәшлеге, студентлар, укытучылар, галимнәр һәм сәнәгать индустриаль партнерларының үзара хезмәттәшлеге мөмкин түгел. Алар биредә булачак, эшләнәчәк һәм гамәлгә кертеләчәк барлык нәрсәләрнең заказчылары. Русия Президенты ил буенча кампуслар төзеләчәк дигән карарны кабул иткәндә, ул моны алдан күрде, – дип өстәде Андрей Назаров.

Төбәк Министрлар кабинеты җитәкчесе шулай ук әлеге очрашуда катнашучылар сайлаган юнәлешнең мөһимлеген билгеләп үтте. Алар туган республикабыз һәм илебез үсешенә йогынты ясый алачак.

– Безгә алмашка киләчәк һәм бүген үк, бәлки, кайбер юнәлешләрдә партнерларыбыз булып торучы кешеләр белән очрашу — бу, әлбәттә, мөһим миссия һәм бурыч, – диде Андрей Назаров.

Очрашу хакында җентекләбрәк сылтама аша укый аласыз.  

Чыганак: pravitestvorb.ru. 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас