Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
24 февраль , 15:04

Уфа мәктәпләрендә коралланган сак барлыкка киләчәк

Соңгы күңелсез вакыйгалар моны таләп итә. 

Олег Яровиков.
Фото: Олег Яровиков.

1 марттан башкала мәктәпләрендә хәвефсезлекне кораллы сакчылар күзәтәчәк. Уфа вице-мэры Дмитрий Черенков “Честно говоря” тапшыруына биргән интервьюсында хәбәр итүенчә, сүз беренче һәм икенче категорияле уку йортлары турында бара.

“Шәһәрдә мондый мәктәпләр 88", – дип аңлаткан Черенков.

Муниципалитет хакимиятенең мәгариф идарәсе башлыгы Азат Батыршин мәгълүматлары буенча, 2025 елда Уфа мәктәпләре территориясендә 7 контроль-үткәрү пункты урнаштырылган.

Уфаның барлык 127 мәктәбендә дә капкалар магнитлы ачкычка бикләнә", – дип билгеләде А.Батыршин.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда мәктәпләрне хокук бозуларны профилактикалау өчен бәяли башлаячаклар. Республика Башлыгы Радий Хәбиров ассызыклаганча, балалар хәвефсезлеге – төбәк хакимиятләренең гомум җаваплылыгы.

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас