Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
19 февраль , 07:48

Русиядә ясалма фәһем буенча дәреслекләр чыккан

Ясалма фәһем безнең тормышыбызга ныклы адымнары белән кереп килә...

Розалия Хисаева.  fotobank02.ru
Фото: Розалия Хисаева. / fotobank02.ru

Русиянең Мәгариф министрлыгы 973нче боерыкка ярашлы ясалма фәһем буенча тәүге мәктәп курсын федераль дәреслекләр исемлегенә кертте. “Ясалма фәһемгә кереш” (“Введение в искусственный интеллект”) дәреслеген ясалма фәһем өлкәсендәге Альянс компанияләре һәм “Просвещение” нәшрияты эшләп чыгарган. Дәреслекләр 5-9 сыйныф укучылары өчен тәгаенләнгән.

Барлык дәреслекләргә дә ясалма фәһем темасына видеоматериаллар һәм интерактив тестлар кушымта итеп бирелә.  Проект өчен махсус эшләнелгән цифрлы белем бирү платформасында укучылар Русия генератив нейрочелтәрләрдә гамәли биремнәр үти ала. Ул тулы хәвефсезлекне (0+), реклама булмауны тәэмин итә һәм авторизация таләп итми.

Дәреслекләр белән бергә педагоглар җентекле методик киңәшләр ала. Исемлеккә кертү дәреслекләрнең федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФГОС) туры килүен раслый.

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас