Мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдән педагогик вузларга керүчеләр өчен профильле БДИ кертә. Бу хакта РИА Новостига биргән интервьюсында Русия мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләде.
"Җәмгыять белеме буенча БДИ мәҗбүри сынавы сыйфатында башка кабул ителмәячәк. Аның урынына абитуриентларга профильле предмет тапшырырга кирәк", – дип билгеләп үтте РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы.
Аның сүзләренчә, чаралар көчле белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән.
Үзгәрешләр 2027-2028 уку елының кабул итү кампаниясеннән башлап үз көченә керәчәк.
Чыганак: bashinform.ru