Яндырса да, туңдырса да,
Түзсен генә тик йөрәк.
Пыскып яшәү – яшәү мени,
Янып яшәргә кирәк!
Бу юллар – Руниза апа Даутованың тормыш девизы.
Чара мәктәптә озак еллар татар теле һәм әдәбиятын укыткан халкы ялдагы ветеран укытучы, ә бүген бик күп җыр текстларының авторы Руниза Нәҗип кызы Даутова иҗатына багышланды.
Мәктәп, һәр елдагыча, кунакларны җылы итеп каршы алды.
Тәүдә кунаклар Иске Калмаш мәктәбе буенча экскурсия ясап, аның бай мәгълүматлар тупланган музейларында, зәвык белән җиһазланган китапханәсендә булды. Укучылар, укытучылар, ата- аналарның кул эшләреннән оештырылган “Дөньяның барлык төсләре гаилә өчен” күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Биредә күз нурларын салып чигелгән калфак, кәләпүш, түбәтәйләр, бизәнү әйберләре, гипстан эшләнгән сувенирлар, картиналар бар иде.
Мәктәптә патриотик тәрбиягә дә зур игътибар бирелә. Укучылар МХО да хәрби хезмәттәге егетләргә туган як сәламнәрен җиткереп, хатлар язалар, маскировка челтәрләре үрәләр. 2024 елның декабрь аенда ачылган волонтёрлар штабы әгъзалары тарафыннан 52 маскировка челтәре үрелгән, 46сын инде алгы сызыкка озатканнар. Штабка 36 ел дәвамында Иске Калмаш мәктәбендә физкультура укыткан укытучы ветеран Гыйльминур Сирай кызы Сухова җитәкчелек итә.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәйфә Әмирҗан кызы Макуловаоештырган әдәби-музыкаль "Нурга күмеп яшик дөньяны!" дигән чара да югары дәрәҗәдә үтте.
Ә күренекле шәхесләрнең катнашуы кичәне тагы да ямьләде. Бәйрәмдә мәктәп укучылары Илнара Тимашева, Илина Тимашева, Динар Кәримов, Ризана Кудашева, Милия Гыйләҗева, Элина Макулова Руниза Нәҗип кызы Даутованың шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Кунаклардан атказанган мәдәният хезмәткәре Ревинер Гобәев, Иске Калмаш мәдәният йортының художесво җитәкчесе, ветеран - укытучы Лүзә Тимашева җырлар башкарды.
Укучы кызлар башкаруындагы биюләр дә бәйрәмне бизәде. Рәйфә Әмирҗан кызы чараны җанлы итеп алып барды, остазы, укытучысы Руниза Нәҗип кызы турында горурланып сөйләде. Шулай ук автор үзе дә шигырьләрен укыды, укучыларның сорауларына җаваплар бирде, җыр башкарды.
“Хөрмәтле коллегалар, кадерле кунаклар, укучылар! Тел – халыкның яшәү асылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын күп гасырлар буена үзенә сеңдерә барып, аны безнең заманнарга китереп җиткергән зур хәзинә.Җир йөзендә телләр бик күп. Аларның төгәл санын әйтү дә кыендыр. Бар миллиардлап кеше сөйләшкән рус, инглиз телләре, бар берничә мең, хәтта берничә йөз кеше сөйләшкәннәре… Шулар арасында үзебезнең туган телебез – татар теле дә бар. Телебез – иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле – үзе бер тылсымлы дөнья. Борын-борыннан мәшһүр акыл ияләре, әдипләр бу көчнең бөеклегенә, нәфислегенә сокланганнар һәм аның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләгәннәр. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, хыялында гәүдәләнә торган изге теләкләрен белдергән. Элекке әби-бабаларыбыз, җир йөзендәге башка байлыклар белән беррәттән, олы тел хәзинәсен дә безгә мирас итеп калдырганнар. Һәр буын ул хәзинәгә үз өлешен керткән, күп сынаулар аша чал тарих аны һаман саен эшкәртеп һәм шомартып безнең заманга китереп җиткергән.Ә кемнәр соң алар? Озак еллар безнен мэктэптэ эшлэгэн туган тел татар теле укытучылары Мәрьям апа, Хая апа Латыйповалар, Фәния апа Тимашева, Фәния апа Арсланова, Лөбәбә апа Галиуллина, Рива апа Акчурина. Аларның эшен дәвам иттерүче Руниза Нэжип кызы һәм бүген балаларга төпле белем бируче Рәйфә Әмирҗан кызы. Бу эш һәрвакыт зур осталык, көч һәм теләк булуны таләп итә. Шуна курә киләчәктә дә мин ана теле укытучыларына сәламәтлек, иҗади унышлар, сабырлык теләр идем. Озак еллар безнең мәктәп укытучылары үз эшләренә хыянәт итмичә, барлык авырлыкларны үз җилкәләренә алып, заман белән бергә атларга тырыштылар, төрле кызыксындыру чаралары уйлап табып, балалар күңеленә туган телне сөю орлыгын чәчтеләр, аны назлап үстерделәр. Үзләренең һөнәри осталыкларын төрле ярышларда катнашып дәлилләделәр. Телне өйрәнүче балалар булачак, туган тел яңгырады, яңгырый һәм киләчәктә дә яңгыраячак, дип ышандырасы килә”, – диде мәктәп директоры Самат Гыйльван улы үзенең эчтәлекле чыгышында.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Фидус улы Шәйдуллин районда туган телне саклау һәм үстерү иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булуын билгеләп узды. Ул белем һәм тәрбия бирү оешмаларында – мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туган телләрен саклау, өйрәнү өчен тиешле шартлар, яңа мөмкинлекләр булдырылуын ассызыклады.
"Игенче" гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Әмирханов, каләмдәше Резеда Шакирова, Башкортстан татарлары конгрессы вәкиле Дилбәр Әхтәмова, УФһТУ татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы укытучысы Дилбәр Булатова, мәктәп директоры Самат Гыйльванов та Руниза Нәҗип кызының иҗатын югары бәяләделәр, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, истәлеккә бүләкләр, чәчәк гөлләмәләре тапшырдылар.
“Дөньяның бөтен байлыклары да җан азыгын алмаштыра алмый. Әгәр язучылар шигырь язмаса, аларга җырлар язылмаса, яшәүнең ни кызыгы булыр иде. Шуңа да без туган телебезне сакларга, аны яңа сулыш бирергә, бу өлкәгә яшьләрне җәлеп итәргә тиеш. Шул вакытта гына туган телебез чәчәк атып, аның киләчәге булачак”, – диде Дилбәр Булатова үз чыгышында.
Семинарның икенче өлешендә районның туган тел укытучылары методик киңәшмәгә җыелды. Туган телләрне укыту торышы, алдагы бурычлар турында кунаклар белән әңгәмәләштеләр, йомгаклап, мәктәптә туган телләргә игътибар зур булуын билгеләделәр. Катнашучылар шулай ук туган тел һәм әдәбият дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү, олимпиадаларга әзерләү һәм башка мөһим темалар хакында сөйләштеләр, фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
Бу очрашудан күренгәнчә, Руниза апа Даутованың иҗат чишмәсе башы мәктәптә эшләгән дәвергә барып тоташа. Аның хезмәте нәтиҗәле булды. Укучылары республика буенча үткәрелгән иҗади һәм сәнгатьле уку конкурсларында, татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган олимпиадаларда бары тик призлы урыннарны яулап, районыбызның данын яклый. Ә менә лаеклы ялга чыккач, иҗат чишмәсе үзеннән-үзе ургылып чыга.
Руниза Нәҗип кызы янып, ялкынланып яши, иҗат итә. Әдәби кичә дә шушы югары нотада тәмамланды. Хөрмәтле Руниза Нәҗип кызына ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, зур уңышлар телибез. Иҗат чишмәләрегез һәрвакытта ургылып аксын, безне киләчәктә дә яңадан-яңа шигырьләрегез, җырларыгыз белән сөендереп торырга язсын.
Автор фотолары