Русиядә 2026-2027 уку елыннан традицион “бакалавриат-магисратура” структурасы бетерелә. Аның урынына ике дәрәҗәле югары белем бирү системасы кертелә: база һәм махсуслаштырылган.
База югары белем бирү дәвамлылыгы белгечлеккә бәйле рәвештә дүрттән алты елга кадәр тәшкил итәчәк. Махсуслаштырылган югары белем бердән өч елга кадәр дәвам итәчәк һәм үзенә өч юнәлешне алып торачак. Болар: профессиональ квалификация, идарә итү юнәлеше һәм тикшеренү трегы, дип үзгәрешләргә ачыклык кертте Дәүләт Думасының фән һәм югары белем бирү комитеты рәисенең беренче урынбасары Ксения Горячева.
Горячева аңлатуынча, моңарчы специалитет чыгарылыш белгечләре магистратурага бюджет урыннарына керә алмаган. Яңа система бу чикләүне гамәлдән чыгара һәм теләсә нинди база программалары чыгарылыш белгечләре махсуслаштырылган программаларда дәүләт урыннарына дәгъва итә ала. Аспирантура исә һөнәри белем бирүнең аерым дәрәҗәсенә бүленәчәк.
Ксения Горячева сөйләвенчә, яңа модельгә күчү кинәт кенә булмаячак. Бу адым уйланылган һәм ул, югары белем бирү системасын реформалау тәҗрибәсенә таянып, еллар дәвамында әзерләнгән.
Чыганак: bashinform.ru