Евразияфәнни-мәгарифүзәгейортындастудентлар, аспирантлар, фәнни хезмәткәрләр һәм укытучылар өчен фәнни-популяр лекция узды.Докладбелән физик органик химия һәм гомоген металлокомплекслы катализ өлкәсендә әйдәп баручы галимнәрнең берсе, фәнне популярлаштыручы танылган РФА академигы һәм БР ФАнең почетлы академигы Валентин Павлович Анаников чыгыш ясады.
Аның чыгышы«Химиядә ясалма интеллект: экспериментлардан фәнни интуицияне санлаштыруга кадәр»дигән актуаль темага багышланган иде.
- Мондый очрашулар үткәрү безнең фәнни һәм мәгариф бергәлеген дисциплиналар тоташуындагы алдынгы трендлар белән таныштыру гына түгел, ә яңа идеяләр һәм перспектив партнерлыклар туа торган интеллектуаль мохитне формалаштырырга да мөмкинлек бирә,-дип билгеләп үтте «Башкортостан Республикасы фәнни-мәгариф үзәгенең идарәче компаниясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Наталия Латыйпова. Чыгышы барышында галим химик синтез масштаблары һәм кешелекнең тотрыклы үсеше өчен катализның критик әһәмияте мәсьәләләренә кагылып, хәзерге дөньяда химия фәненең һәм сәнәгатенең фундаменталь ролен җентекләп яктыртты.
Фото: nocrb.ru