Евразия НОЦ вузара студентлар кампусы 2026 елның 25-27 февралендә Уфада “УФА ЭКСПО” күргәзмә комплексы мәйданчыгында узачак “УРАЛСТРОЙИНДУСТРИЯ" халыкара күргәзмә-форумында катнашачак. Оештыручылар булып БР Хөкүмәте, БР Төзелеш һәм архитектура министрлыгы, Уфа шәһәре хакимияте ярдәмендә “БВК” күргәзмә компаниясе тора. Оештыруда катнашучылар – Русия Төзүчеләр берлеге һәм БР Төзүчеләр ассоциациясе.
Уфаның вузара кампусы Русия Төзелеш министрлыгы, Русия Мәгариф министрлыгы һәм БРның Фән һәм югары белем бирү буенча Дәүләт комитеты ярдәмендә 26 февральдә “Русиянең заманча инновацион белем бирү киңлекләрен (кампусларын) төзү: хәзерге һәм киләчәк” форумын оештыра.
Фикер алышу үзәгендә кампуслар булдыру стратегиясе һәм максатлары, аларны шәһәр мохитенә интеграцияләү, архитектура һәм инфраструктура карарлары, идарә һәм эксплуатация мәсьәләләре, финанс-икътисади модельләр, мәгариф һәм фәнни функцияләр, социаль-мәдәни мохит, төбәк кейслары һәм тәҗрибә уртаклашу, шулай ук хокукый һәм регуляторлы аспектлар һәм үсеш перспективалары булачак.
Чакырылган спикерлар исемлегендә РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Андрей Омельчук, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының милли проектларны озата бару һәм проект эшчәнлеген оештыру департаменты директоры Наталья Гвоздева, БР төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Чыңгыз Хәсәнов, Н.Э.Бауман исемендәге МДТУ ректоры Михаил Гордин бар.
Форум югары уку йортлары җитәкчелегенә, проектлаучыларга, девелоперларга, хакимият органнары вәкилләренә, инвесторларга һәм заманча мәгариф киңлекләрен булдыруда һәм үстерүдә катнашучыларга исәпләнгән.
Чыганак: campusufa.ru