Уфа фән һәм технологияләр университеты Чанчжоу университеты белән берлектә уртак Русия-Кытай институты (Joint Institute of Ufa Siversity of Science and Technology and Changzhou University) төзеделәр. КХР мәгариф министрлыгыннан уңай карар 2026 ел башында алынган.
Уртак институт Кытай белән Русия арасында илкүләм стратегияләрне гамәлгә ашыру һәм хезмәттәшлекне тирәнәйтү мәйданчыгы булачак. Әзерлек программасы Цзянсу провинциясе һәм БРның мәгарифне үстерү таләпләренә туры киләчәк. Русия һәм кытай студентлары ике югары уку йортының әйдәп баручы галимнәреннән иң яхшы, иң алдынгы белемнәр ала алачак.
- Кытай Башкортстанның төп партнеры булып кала, шуңа күрә без стратегик партнерлыкны киңәйтергә омтылабыз, шул исәптән фән-мәгариф өлкәсендә дә. УФһТУ – төбәкнең иң эре вузы һәм Евразия НОЦ вузара студентлар кампусы резиденты – базасында уртак Русия-Кытай институтын ачу – ике илне якынайтуның принципиаль яңа этабын аңлата, ул үзара ышаныч, нәтиҗәле кооперация һәм фәнни эзләүнең иң алдынгы юнәлешләрендә хезмәттәшлеккә әзерлек нәтиҗәсе булды, – дип саный БР фән һәм югары белем бирү буенча Дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.
Уртак институтның төп бурычы – Азия-Тын океан төбәгендә ике илнең икътисади проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле яшь белгечләр әзерләү, мәдәниятләр диалогын һәм Русия белән Кытай халыкларының үзара аңлашуын үстерү.
Уфа университеты ректоры Вадим Захаров сүзләренчә, уртак институт булдыру ике илнең уку йортлары структурасын оптимальләштерү һәм халыкара алмашуларны киңәйтү өчен башлангыч нокта булачак.
Чыганак: campusufa.ru