Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
29 декабрь 2025, 11:56

Лариса Долина эше юридик дәреслекләргә кертеләчәк

Җырчы узган елның иң еш искә алынган исемнәренә кергәндер, мөгаен. 

Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты бу эшне студентлар  "Күчемсез милек әйләнеше өлкәсендә юрист”, “Гражданлык хокукы, гаилә хокукы”, "Гражданлык процессы, арбитраж процессы" белем бирү программалары кысаларында өйрәнә башлаячак дип сөйләде.

Моңа кадәр “Долина схемасы” сүзтезмәсен 2025 елның неологизмнар сүзлегенә кертәчәкләре турында билгеле булды. Бу хакта филология фәннәре докторы, Русия фәннәр академиясенең  әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, “Яңа сүзләр сүзлеге” төркеме җитәкчесе Валерий Ефремов белдерде.

“Башта без “схема Долиной” сүзтезмәсен теркәдек, бу 2024 елның җәендә булды. Арытаба “эффект Долиной”, анысы 2024 елның декабрендә иде. Аннары “бабушкина схема” (2025 елның җәе), “казус Долиной” (2025 елның көзе). Һәм “бабушкин вариант”, – дип сөйләде бу хакта Валерий Ефремов.

25 декабрьдә мәгълүмат чаралары Лариса Долинаның Мәсәкүнең Хамовники бистәсендәге фатирыннан күченү кадрларын бастырды. Сатып алучы Полина Лурьеның адвокаты Светлана Свириденко суд карары үз көченә керде һәм яңа милекченең фатирга керергә тулы хокукы бар,  дип белдерде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас