Бу карар укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, югары казанышларга ирешүгә һәм авыл директорларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Агымдагы елда Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов та мәгариф учреждениесен үстерү буенче үз проектын тәкъдим итте. Аның тырышлыгы һәм һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә проект иң яхшысы дип табылды, һәм Алмаз Рамил улы Грант алып, җиңүчеләр рәтенә керде.
Бу аның хезмәте һәм эшкә тугрылыгы өчен лаеклы бүләк. Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтовны бу зур җиңүе белән котлыйбыз!
Киләчәктә дә яңа уңышлар, зур казанышлар һәм барлык максатларның тормышка ашуын телибез.
Оста җитәкченең мәгариф учреждениесен үстерүгә керткән өлеше бәһалап беткесез!