Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
8 декабрь 2025, 13:31

Уфа укучыларына Вузара студентлар кампусы лабораторияләрен күрсәттеләр

campusufa.ru
Фото: campusufa.ru

Уфа укучылары вузара кампус һәм Евразия НОЦ галимнәре тарафыннан эшләнгән фәнни-популяр маршрутлар белән танышуны дәвам итәләр. Бу юлы 1 нче санлы Республика полилингваль күппрофильле гимназиясе укучылары “Фәнни-табигый Уфа: җирдә тормыш барлыкка килүдән алып Вернадский ноосферасына кадәр” дигән фәнни-популяр маршрутта булдылар.

Экскурсия катнашучыларга республикада табигый фәннәр өлкәсендәге фәнни ачышлар һәм казанышлар белән танышырга һәм үткәннән киләчәккә сәяхәт итәргә мөмкинлек бирде.

Традиция буенча сәяхәтнең башлангыч ноктасы булып  Евразия НОЦ вузара студентлар кампусы билгеләнде. Биредә балалар Уфа университетларының заманча лабораторияләре белән таныштылар, перспективалы фәнни юнәлешләр һәм эшләнмәләр турында белделәр. Шулай ук галимнәргә сораулар бирә алдылар.

Маршрутта катнашучылар суүсемнәрнең үзлекләрен өйрәнү лабораториясендә интерактив мастер-класста катнаштылар, аларга Уфа фән һәм технологияләр университетының Зоология музеенда һәм М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының геология музеенда бик ошады. Балалар экспонатларны мавыгып карадылар һәм гидларны игътибар белән тыңладылар. 

Чыганак: campusufa.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас