2025 елның 27-30 ноябрендә Пятигорскта «Машук» белем үзәге янә Русиянең әйдәп баручы педагогларын җыйды. “Көзге педагоглар советы” семинар-практикумында катнашу өчен Русия төбәкләреннән 3478 гариза бирелгән иде.
Бу юлы традицион көзге педагоглар советына илнең төрле төбәкләреннән конкурс буенча 180 укытучы сайлап алынды, алар укучыларны тәрбияләүгә, аларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм белем бирү процессының сыйфатын яхшыртуга заманча карашлар турында фикералыштылар.
Аеруча игътибарны Башкортстан педагогларының иң яхшы практикалары җәлеп итте. Алар арасында Чакмагыш районының Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина да бар иде. Ул башкалабыз Уфадан “Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге” каршында ачылган инновацион мәйданчык кысаларында остазлык эшчәнлеге һәм педагог үсеше буенча актуаль практиканы тәкъдим итте.
Чарадакатнашучыларукытуның нәтиҗәлеметодикаларыбелән алмаштылар, XXI гасыр педагогикасы трендлары турында фикер алыштылар һәм Русия мәктәпләрендә инновацион проектларны тормышка ашыруның уңышлы кейслары белән уртаклаштылар.
Рәзимә Исмәгыйль кызын идарәче кадрлар әзерләү буенча Бөтенрусия үзәгендә узган семинар-конкурста уңышлы катнашуы белән котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар теләп калабыз!