Абсолют җиңүче дип Чакмагыш 5нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Рәис кызы Кунафина танылды.
Чакмагыш 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Мөдәрис кызы Закирова һәм Юмаш балалар бакчасы тәрбиячесе Рәмзилә Рәфис кызы Кәлимуллина призёр исемнәренә лаек булды.
Шулай ук төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дә бүләкләнде. “Котлыйбыз! Хезмәтегез һәм киләчәк буынны тәрбияләү һәм укытуга бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, көч, иҗади уңышлар һәм яңа һөнәри югарылыклар телим!” – дип язып чыккан үзенең социаль челтәрләрендә район җитәкчесе Реканс Фәнил улы Ямалеев.