Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
11 ноябрь 2025, 11:22

Югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләре үзгәрә

Максатчан квоталарга кагылышлы үзгәрешләр дә бар. 

2026 елдан Русия югары уку йортларына документларны “Поступление в вуз онлайн” суперсервисы яки югары белем бирү учреждениеләренең кабул итү комиссияләре аша гына тапшырырга мөмкин булачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгының яңа кагыйдәләр проектына сылтама белән “Российская газета” яза.

rg.ru язуынча,  югары уку йортларының мәгълүмати системалары аша документлар тапшыру күп санлы техник өзеклекләргә китергән.

Моннан тыш, 2026 елдан югары уку йортларының максатчан урыннары конкрет заказчылар, укыту формалары һәм белем бирү программалары күрсәтелеп билгеләнәчәк. Ведомствода басмага моңа кадәр эш бирүчеләр квота буенча белем алучы потенциаль хезмәткәрләр санын аңлый алмаган дип аңлаттылар. Хәзер исә үзгәрешләр алар өчен кадрлар резервын формалаштырачак.

"Российская газета" ассызыклавынча, максатчан квота буенча буш калган урыннарны аерым квота буенча бүләчәкләр, ул квотага махсус хәрби операциядә катнашучылар эләгә. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас