Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
7 ноябрь 2025, 21:13

Башкортстанның салым хезмәте иҗади конкурс игълан итте

Башкортстанда балалар һәм ата-аналар өчен “Минем гаиләм салымнарны вакытында түли” дигән иҗади конкурс башлана. Аны республиканың салым хезмәте мәгарифне үстерү институты белән бергә үткәрә.

Конкурста барлык мәктәп укучылары да катнаша ала. 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар “Минем гаиләм салымнарны вакытында түли” дигән темага рәсем ясый ала. 11 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре  –“Ни өчен салым түләү мөһим” дигән зур булмаган инша язарга мөмкиннәр. Конкурс 2024 елга салым түләү срогына туры китерелгән. Аның төп максаты – гаиләләргә салымнарның ни өчен кирәклеген һәм моның барысы өчен дә нигә мөһим булуын аңлату. Эшләр мәктәп хакимиятләре аша 5-21 ноябрь көннәрендә кабул ителә. Нәтиҗәләрне 24 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр ясау планлаштырыла. Барлык җентекле мәгълүматны үз мәктәбеңдә яки салым хезмәтенең кайнар линиясенә  +7 (347) 215-10-70  (өстәмә саннар 55-55) шалтыратып белергә мөмкин. 

Чыганак: "Молодежная газета"

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас