

Әлеге мөһим чарада белем бирү чараларында үзләренең методик эш формаларын һәм алымнарын тәкъдим иткән командалар катнашты. Конкурсның финал этабы йомгаклары буенча иң яхшы командаларны бүләкләү тантанасы булды.
Аларарасында - «Методик практикада югары һөнәри осталык һәм иҗади эшчәнлек өчен» номинациясендә җиңгән Чакмагыш беренче урта мәктәбе укытучылары командасы да бар.
Команда җиңүче Дипломы, Акмулла исемендәге БДПУ сертификаты һәм Гомумрусия мәгариф профсоюзының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бу танылу безнең мәктәптә методик эшнең һәм мәгарифкә иҗади якын килүнең югары дәрәҗәсен раслады. Чакмагыш беренче урта мәктәбе укытучыларын котлыйбыз!