

17 октябрьдә Чакмагыш районы Юмаш урта мәктәбе базасында “Педагогларның компетенциясен күтәрү максатында үзара һөнәри элемтәләрне оештыру ысулы буларак остазлык" дип аталган зона семинар-практикумы үтте.
“Укытучы үзе укыган, үзе өйрәнгән вакытта гына укыта. Укудан туктаса, ул укытучы буларак яшәүдән туктый. Дөнья бер урында гына тормый – ул үсештә, үзгәрештә һәм, билгеле инде, педагогика да даими яңаруга, үзгәрүгә дучар”, – күренекле педагог Константин Ушинскийның әлеге сүзләре бүгенге көндә дә актуаль. Укытучы һөнәре даими рәвештә белемнәрне яңартып торуны, заманча нәтиҗәле технологияләрне һәм ысулларны файдалануны таләп итә. Аларның барысына да бары тик өзлексез укыганда, квалификацияне күтәрү юнәлешендә эшләгәндә генә ирешергә мөмкин.
Чакмагыш, Кушнаренко, Дүртөйле, Илеш, Бакалы, Шаран, Туймазы, Благовар һәм Бүздәк районнары остазлары белем бирү оешмалары педагогларының компетенцияләрен формалаштыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар.Семинаркунакларны һәм масштаблы чарада катнашучыларны тантаналы каршыалудан башланды. Милли киемнәрдән Агрокласс, полиция сыйныфы формасындагы мәктәп укучылары беренчеләрдән булып кунакларны сәламләделәрһәм милли ризыклар белән сыйладылар.
Зона семинары программасы кысаларында семинарның пленар өлештә муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин чарада катнашучыларны сәламләде. Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина мәртәбәле кунаклар белән таныштырды һәм мәйданчыкларның спикерларын тәкъдим итте, шулай ук зона семинары программасы белән таныштырды. Биология фәннәре кандидаты Эльза Владимировна Бәширова педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру максатында «Яшь педагогның һөнәри үсешен фәнни-методик тәэмин итү формасы буларак остазлык " темасына методик ярдәм күрсәтү темасына чыгыш ясады.
“Башкорстан укытучысы” журналының баш мөхәррире, тәрҗемәче һәм журналист, Русия Федерациясе, Башкортостан Республикасы Язучылар берлекләре әгъзасы һәм РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, Башкортостан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре Салават Гайса улы Кәримов үзенең чыгышында басма матбугат чаралары остазлар һәм яшь педагоглар эшчәнлегендәге әһәмиятен ачып бирде. БР мактаулы остазы, БР региональ остазлар клубы рәисе Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина остазлык кыйммәтенең асылын ачты һәм «Укытучының һөнәри үсеше компетенцияләрен үстерү коралы һәм кыйммәте буларак остазлык» докладында БР региональ остазлар клубы эшчәнлеге турында сөйләде, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең математика укытучысы, райондагы остазлары оешмасы җитәкчесе Алия Фаил кызы Сәетова һөнәри компетенцияләр формалаштыруда «Яшь педагог» мәктәбенең роле турында сөйләде.
Педагоглар проект сессиясендә катнаштылар, анда «Педагогик остазлыкның мәктәп моделе» һәм «Яшь педагогны озата баруның мәктәп моделе» булдырылды. Сессияне Гүзәл Рим кызы Мостафина һәм Ираида Николаевна Сөнәгатуллина үткәрде. Заманча белем бирүнең яңа юнәлешләре һәм яшь педагоглар белән эшләүдә инновацион алымнар турында Дүртөйле шәһәренең 3 нче гимназиясенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Альбина Рәдүс кызы Фазлыева, БР мәгариф отличнигы, Юмаш урта мәктәбенең география укытучысы Елена Степановна Семенова, Стәрлетамак шәһәренең 3 нче башкорт лицей-интернатының инглиз теле укытучысы Лилия Марат кызы Баталлова, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова үзләренең мастер-классларында уртаклаштылар:
Җәмгыять укытучыларга һәрвакыт югары таләпләр куя һәм куячак. Башкаларны өйрәтү, укыту өчен төпле белемле һәм энергияле булу таләп ителә. Укытучыга үз предметын, аны укыту методикасын белү генә аз, ул җәмгыять тормышы белән бер адымда атлап барырга тиеш.
Семинар барышында тәҗрибәле педагоглар һәм яшь укытучылар "Педагогик остазлыкның мәктәп моделе”, “Остазлар остаханәсе”, "Үз-үзеңне үстерү”, "Казанышлар, проектлар һәм планнар”, "Белем" җәмгыяте педагогның һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен ничек формалаштыра”, «Беренче адымнар: осталыкка юл» эшчәнлек формалары һәм мастер-классларда катнашып, актуаль методик мәсьәләләр буенча фикер алышты, төрле викторина, уеннар аша тәҗрибә уртаклашты.
Чарада иҗат хезмәткәрләре тарафыннан "Иҗади остаханә", “Уңыш тарихы", “Корамалы тегү”, “Йоннан киез итекләр" тематик зоналар һәм мастер-класслар тәкъдим ителгән иде.
Мәктәп җитәкчелеге муниципаль район хакимиятенә, аның мәгариф бүлегенә, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыяте генеральный директоры Вадим Васильевич Соколовка, Юмаш һәм Митро-Әюп авыллары мәдәният йортлары, мәктәп коллективларына зур күләмле һәм әһәмиятле чараны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт белдерә.
Әлеге чара укытучыларга уңай тәҗрибәләре белән уртаклашырга, бер-берсеннән үрнәк алырга, үз мәктәпләрендә яңарышлар кертергә ярдәм итәчәк.
Автор фотолары