

Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана бер сулышта, матур бер мизгел кебек үтте.
Әлеге тантаналы чарага укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары чакырылган иде.
“Хезмәтегез авыр, әмма хөрмәтле. Сезгә сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар телим”, – дип эчтәлекле чыгыш ясады район мәгариф системасы турында муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов. Ул бер төркем мәгариф хезмәткәренә РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталарын, район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бәйрәм, гадәттәгечә, бүләкләргә бай булды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Шәйдуллин да, коллегаларын тәбрикләп, мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләде. Бертөркем мәгариф хезмәткәре БР профсоюзлар комитетының Мактау грамоталарына да лаек булды.