Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
26 сентябрь 2025, 11:53

Укучылар мәктәптә ничек туклана?

Бүген республика мәктәпләрендә “Башкортстанның ата-аналары сәламәт туклану өчен” дип исемләнгән бердәм республика Ачык ишекләр көне уза.

Укучылар мәктәптә ничек туклана?
Укучылар мәктәптә ничек туклана?

Укучыларны җылы ризык белән тукландыруны оештыруга күзәтчелек итү чикләрендә Чакмагыш беренче урта мәктәбендә 26 сентябрьдә “Башкортстан ата-аналары сәламәт туклану яклы!” дип исемләнгән Бердәм республика ачык ишекләр көне үтте.

Бу көнне башлангыч, урта һәм югары сыйныфларда белем алган укучыларның ата-аналары балаларны тукландыруны оештыру процессы һәм меню белән таныша алдылар һәм ашханәне карадылар. Әзерләнгән ризыкларны авыз итеп караганнан соң алар аларның сыйфатына бәһа бирделәр. Ата-аналар шулай ук азыкның сыйфатын һәм хәвефсезлеген дәлилләүче документлар белән дә танышты. Ата-аналар контроле нәтиҗәләре буенча бу көнне мәктәпкә килгән әниләр ашханәдә җылы ризыклар белән тукландыруны оештыруга күзәтчелек итү чек-битен тутырдылар.
Республика күләмендә “Башкортстан ата-аналары сәламәт туклану яклы!” исеме белән үткән бу көн мәктәптә тукландыруны тагын да ачыграк һәм һәркем танышырлык-күрерлек итеп оештыруга мөмкинлек ачты.

 

Укучылар мәктәптә ничек туклана?
Укучылар мәктәптә ничек туклана?
Укучылар мәктәптә ничек туклана?
Укучылар мәктәптә ничек туклана?
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас