Мәгариф, мәгърифәт
12 сентябрь 2025, 05:31

Укучылар ничә сәгать дәрес әзерләргә тиеш?

Министр  бу сорауга җавап бирде. 

Ничәнче сыйныфта укуына карамастан, укучы барлык предметлар буенча да ким дигәндә 3,5 сәгать эчендә өйгә эшне эшләп өлгерергә тиеш. Бу вакыт – бердәм, ул Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган, дип белдерә бу хакта ведомство башлыгы Сергей Кравцов.

Министр белдерүенчә, өйгә биремнәрне үтәүгә максималь вакыттан тыш һәр сыйныф өчен аерым билгеләнгән нормалар да бар.

“Өйдә дәрес әзерләү вакыты: 1нче сыйныфта – 1 сәгатьтән, 2-3нче сыйныфларда – 1,5 сәгатьтән, 4-5нче сыйныфларда – 2 сәгатьтән, 6-8нче сыйныфларда – 2,5 сәгатьтән, 9-11нче сыйныфларда 3,5 сәгатьтән артмаска тиеш”,  – дип аңлаткан иде Кравцов Көнчыгыш икътисади форумында.

Мәгариф министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, барлык тәкъдимнәр һәм нормалар Роспотребнадзор белән килешенеп эшләнгән, шулай ук алар һәр баланың яшен исәпкә ала. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас