Мәгариф, мәгърифәт
11 сентябрь 2025, 18:16

350дән артык укучы “Киләчәккә билет” дәресләрендә катнашты

Башкортстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән дүрт йөзгә якын мәктәп укучысы профориентация дәресләре узу өчен Евразия фәнни-мәгариф  үзәгенең вузара студентлар кампусында булды. Чара “Киләчәккә Билет” Беренче бөтенрусия һөнәри юнәлеш бирү форумының төбәк программасы кысаларында узды.

- “Яшьләр һәм балалар” милли проекты составына кертелгән “Киләчәккә билет” һөнәри юнәлеш бирүнең бердәм моделе иртә һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп коралы булып тора. Проект укучыларга беренчел һөнәри күнекмәләр алырга, үз мәнфәгатьләрен төбәк икътисады ихтыяҗларына туры китерергә мөмкинлек бирә.

Мондый чаралар бер генә тапкыр була торган вакыйга түгел, бу республикада профориентациянең бердәм системасын төзүнең мөһим элементы. Без мәктәп укучыларына перспективалар күрсәтәбез һәм икътисадның өстенлекле тармаклары өчен кадрлар резервын бүген үк әзерлибез, – дип билгеләп үтте БР мәгариф министры урынбасары Наталья Никитина.

Чара мәктәп укучылары өчен IQ-паркның лаборатор корпусы буенча квест форматында узды. Балалар фән һәм технологияләр үсешенең өстенлекле юнәлешләре белән таныштылар, кампус резидентларының фәнни лабораторияләрен тикшерделәр һәм “тотып карап булы торган” гаҗәеп фән дөньясына чумдылар.

Чыганак: campusufa.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас